Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: кайбер категорияләр өчен мәҗбүри вакциналау кертелде

COVID-19 белән бәйле вәзгыятьнең катлаулануы сәбәпле республикада яшәүчеләрнең кайбер категорияләре өчен мәҗбүри вакциналау кертелде.

 
Роспотребнадзорның төбәк идарәсе хәбәр итүенчә, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә прививка ясату мәҗбүри.
Шулай ук медицина, мәгариф учреждениеләрендә, җәмгыяви оешмаларда, хезмәт күрсәтү, транспорт тармагында эшләүчеләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә вакцина кадатырга тиешләр.
Бу таләп хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә дә кагыла. Коронавируска каршы прививка ясату таләбе куелучылар арасында музей, кино, китапханә, күңел ачу учреждениеләре һәм башка кайбер оешмаларда эшләүчеләр дә бар.
Оешмалар җитәкчеләре үз хезмәткәрләренең 6 декабрьгә чаклы вакцинаның ике компонентын да кадатуларын тәэмин итәргә тиеш.
9 ноябрьдән беренче компонентны, 7 декабрьдән икенчесен кадатмаучыларны эшләреннән читләштерәчәкләр.
Әлки районында яшәүчеләргә җайлы булсын өчен дип район үзәк хастаханәсе поликлиникасында, табиблык амбулаторияләрендә прививка ясау пунктлары шимбә көннәрендә дә эшли (8.00-12.00 сәгатьләрдә). Башка көннәрдә прививканы 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә ясатырга була.
Баш табиб Светлана Одушкина әйтүенчә, районда вакцинаның бөтен төрләре бар, ә поликлиникада табиблар кизү тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X