Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы халкын Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән республика Премьер-министры Алексей Песошин котлады

Әлки районы халкын Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән республика Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

“Хөрмәтле Александр Федорович! Сезне һәм барлык әлкилеләрне Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан Республикасы Конституциясе кәне белән котлыйм. Бу иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе – бердәмлек, Татарстанның чәчәк атуы һәм иминлеге символы. Республиканың Төп законы, кеше һәм гражданинның хокуклары һәм ирекләре өстенлеген тормышка ашырып, тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең саклануы һәм үсешенең, гражданлык иминлеген һәм милләтара теләктәшлекне тәэмин итүнең ышанычлы гаранты булып тора.

Республиканың барлык халкы өчен аеруча истәлекле бу көндә сезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим” диелә хөкүмәт җитәкчесенең котлау телеграммасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев