Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: халык санын алуга әзерлек бара

2020 елның октябрендә чираттагы Бөтенроссия халык санын алу үткәрелә.

Хөкүмәт исәпкә алу кагәзьләре бланкларының формасын раслады. Илдә даими яшәүчеләргә 30 сорауга җавап бирергә тәкъдим итәчәкләр, ә бездә вакытлыча кунак булган чит ил кешеләренә 7 сорауны җавапларга кирәк булачак. Моннан алдагы 2010 елгы сан алу белән чагыштырганда, кайбер сорауларның  формулировкасы үзгәртелгән һәм өстәмәләр кертелгән.

Әлеге кампаниягә  әзерләнү һәм үткәрү өчен җаваплылык Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенә йөкләнгән. Халык санын алуга әзерлекнең календарь планы нигезендә, быел август-сентябрь айларында регистраторлар

шәһәр-авыл территорияләрендә йөреп чыгып, андагы йортлар адреслары исемлегенә төгәллек кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев