Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы муниципаль хезмәткәрләре Казанда тантанада катнаштылар

21 апрельдә Казанда Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән тантанада бездән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә зур делегация катнашты.

Бәйрәм чарасы “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул җирле үзидарә вәкилләренә тырыш хезмәтләре, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә зур өлеш кертүләре өчен  рәхмәт белдерде. Президент бәйрәм уңаеннан барлык муниципаль берәмлекләргә, шул исәптән авыл җирлекләренә, мең компьютер сатып алу өчен акча бүлеп бирү турында карар чыгарган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев