Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы почта хезмәткәрләре игътибарына: “Татмедиа” АҖ бәйге үткәрә

​​​​​​​Иң тырыш почтальоннарны бүләк көтә

 

“Татмедиа” АҖ 2019 елның беренче яртысына матбугатка язылу буенча почтальоннар һәм элемтә бүлекчәләре арасында бәйге үткәрә.

Аңа киләсе елның мартында йомгак ясалачак. Җиңүчеләр “Татмедиа” АҖ газеталарына һәм журналларына язылу йомгаклары буенча билгеләнә. Нәтиҗәләр чыгарганда 2019 елның беренче яртыеллыгына тиражларның 2018 елның беренче яртыеллыгына булган тиражларга карата үсеше һәм “Татмедиа” АҖ басмалары әбүнәчеләренең  почтальон (элемтә бүлекчәсе) хезмәт күрсәткән йорт-хуҗалыклар санына карата  зурлыгы исәпкә алыначак.

Мондый бәйге соңгы вакытта ел саен үткәрелә. Быел исә аның шартларында үзгәрешләр дә бар. “Иң яхшы авыл почтальоны” номинациясендә өч почтальон (узган елларда бер иде) бүләкләнәчәк. Акчалата премиянең күләме

16644 сум (шул исәптән НДФЛ-1644 сум). “Иң яхшы шәһәр почтальоны” һәм “Иң яхшы кече шәһәрләр почтальоны” номинацияләрендә шундый ук премияләр белән берәр почтальонны (элеккечә үк) бүләклиләр.

Тагын бер үзгәреш.  “Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе” номинациясендә биш элемтә бүлекчәсе (элек бер иде) 30 ар мең сум акчалата бүләк алачак. Шундый ук 30 мең сум призга “Татмедиа” АҖ журналларына иң яхшы тиражлар тәэмин иткән ике элемтә бүлекчәсе лаек булачак.

Районыбыз почта хезмәткәрләре, матбугатка язылуны актив оештырып, бәйгедә җиңү яулый алачак. Моннан тыш, һәр елдагыча, “Әлки хәбәрләре” редакциясе район газетасына иң күп яздырган почтальоннар өчен биш приз булдырды. Нәтиҗәләр киләсе ел башында чыгарылачак.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X