Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Президентыбызны хуплыйбыз, аңа ышанабыз

Узган атнада Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфасына кереште. Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында аның инаугурация тантанасы булды. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә, үзенә йөкләнгән президентлык вазыйфаларын намус белән үтәргә ант итте. “Татарстанлыларның карарын кабул итеп, республика язмышы өчен республиканың һәр кешесе, киләчәк буын алдында тулы җаваплылык тойганымны аңлыйм”,–диде республика башлыгы.

Белгәнебезчә, 13 сентябрьдә булган сайлауда Татарстан Президенты вазыйфасына дәгъва кылган биш кандидат арасында Рөстәм Миңнеханов ышанычлы җиңү яулады. Аның өчен республика халкының 83,28 проценты тавыш бирде. Әлкилеләр дә бердәм рәвештә – 93,75 процент тавыш белән Рөстәм Миңнехановны яклады.

Бу җәһәттән берничә укучыбызның фикерен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

 

Фәнис Хаҗипов, Иске Чаллы төп мәктәбе директоры:

–Рөстәм Миңнехановның Президент сайлауларында  өченче срокка ышанычлы җиңүе – аның чын мәгънәсендә халык ышанычын яулавы. Татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту Президент эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Без, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр дә моны һәрчак тоеп яшибез. Республикада укытучыларга ярдәм итү, сәләтле мәктәп балаларының талантларын үстерү, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча масштаблы программалар гамәлгә ашырылды. Районыбызда да күпме мәктәп, балалар бакчалары заман таләпләренә туры китереп төзекләндерелде. Яңа уку елы алдыннан барлык мәктәпләр югары тизлекле интернет белән тәэмин ителде. Бу, һичшиксез, укыту сыйфатын яхшыртуда зур адым булды. 1 сентябрь алдыннан районыбызга җиде мәктәп автобусы бирелде. Безгә дә башка авыллардан балаларны хәзер менә дигән яңа “Форд” йөртә.

Республикабызда туган телебезне һәм мәдәниятебезне үстерү, гореф-гадәтләрне саклау буенча чараларның тормышка ашырыла башлавын да хуплап каршы алдык. Рөстәм Миңнехановка Татарстанны үстерү буенча куйган максатларына ирешүдә бары уңышлар насыйп булсын.

 

Ольга Толстова, “Хузангай” җәмгыяте савымчысы:

–Мин “Хузангай”да сыер савучы булып дүрт ел эшлим, ә машина белән саву операторы стажым алты ел. Ирем Сергей да биредә эшли, ул алдынгы тракторчы, хәзер фермаларга  печән һәм салам ташый. Без Югары Кәчидә яшибез. Гаиләбез зур, дүрт балабыз бар. Олы кызыбыз Ульяновскида лаборант булырга укый, кечкенәсенә алты яшь. Без эштә булганда балалар йорт мәшәкатьләрендә булышалар. Хуҗалыгыбызда бозаулар, дуңгызлар, тавыклар, үрдәкләр тотабыз. Яшелчә бакчабыз да бик зур. Президент программасы буенча яңа йорт салып кердек.

Сайлауда без Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирдек. Шулай булмыйча! Тормышыбыз мул. Хезмәт хакын вакытында алабыз. Хәзер авылда яшәү өчен бөтен шартлар бар. Иң мөһиме – эшебез бар, аның өчен әйбәт түлиләр дә. Безнең “Хузангай” җәмгыятендә халык бик тату, хезмәт сөючән. Хезмәттәшләрем дә һәммәсе Рөстәм Нургалиевич өчен тавыш биргәннәр. Теләгебез бер – республика җитәкчелеге  алга таба да авыллар турында шулай кайгыртсын иде.

 

Рәмзил Әхмәдиев, Ташбилге авыл җирлеге башлыгы:

–Рөстәм Миңнеханов – үзебезнең Президент. Аны хуплыйбыз, аңа ышанабыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел, авыл халкы бит һәрдаим аның кайгыртучанлыгын тоеп яши. Авылларны саклау, үстерү җәһәтеннән республикада күпме программалар кабул ителде. Җирлегебездә бүген гаилә фермалары, кече фермалар уңышлы эшләп тора. Авылларыбыз елдан-ел төзекләнә, ямьләнә. Былтыр республика программасы нигезендә авыл җирлеге советы бинасы капиталь ремонтланган иде. Быел мәдәният йортыбыз төзекләндерелеп өр-яңа төс алды. Яңа юллар салынып тора. Табигый газдан инде күптән файдаланабыз. Аз керемле, күп балалы гаиләләргә төрлечә ярдәм күрсәтелә.

Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасы җитәкчелегендә Татарстан илнең иң алга киткән төбәкләренең берсенә әверелде. Бездәгедәй төзек матур авыллар, әйбәт юллар башка бер төбәктә дә юк.

Без сайлауда бердәм рәвештә Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдердек. Аның зирәк җитәкчелеге белән республикабыз тагын да югарырак үрләр яуласын.

 

Гүзәлия Вафина, район үзәк хастаханәсе поликлиникасы өлкән шәфкать туташы:

–Сайлауга без гадәттәгечә бөтен гаиләбез белән бардык. Югары Әлки сайлау участогы урнашкан клубыбыз бик матур – узган ел анда капиталь ремонт булды. Мин шимбә көнне иртән үк тавыш бирдем. Хезмәттәшләрем дә төп сайлау көненә кадәр үк беренчеләрдән булып үз фикерләрен белдерделәр. Бу аңлашыла да. Әлеге сайлау безнең язмышыбызны хәл итте дияргә дә мөмкин. Республиканың, районыбызның, авылларның киләчәге сайлауда кемгә өстенлек бирүебезгә бәйле бит.

Туган ягыбыз елдан-ел матурлана. Социаль биналар сафка баса һәм төзекләндерелә, юллар һәм күперләр төзелә, яңа эш урыннары булдырыла. Күп авылларда модульле ФАП биналары калкып чыкты, йогышлы чирләр бүлеген ремонтлау тулы куәткә бара, үзәк хастаханәгә яңа медицина җиһазлары кайтып тора.

Мин кем өчен тавыш бирдемме? Яшермим, бөтен гаиләбез белән Рөстәм Миңнехановны сайладык. Бу көчле һәм абруйлы җитәкче аркасында Татарстан  илнең алдынгы бер төбәгенә әверелде. Медицина тармагы да үсә, камилләшә. Монда Президентыбызның өлеше бик зур. Сайлаучы буларак мин республика халкының лаеклы шәхескә өстенлек бирүенә ихластан сөенәм. Ә медицина хезмәткәре буларак Рөстәм Нургалиевичка нык сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев