Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина минималь айлык хезмәт хакыннан кимрәк түләгән эш бирүчеләргә җаваплылык хакында кисәтә

Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезендә, эш вакыты нормасын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормасын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәрнең айлык эш хакы минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк була алмый.

 

Хезмәт хакының минималь күләме федераль закон белән Россия Федерациясенең бөтен территориясендә берьюлы кертелә. Ул хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булырга тиеш түгел.

2018 елның 1 маена кадәр хезмәт хакының минималь күләме айга 9489 сум тәшкил итә иде. 41 нче Федераль закон (7 март, 2018 ел) белән “Хезмәт хакының минималь күләме турында” Федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Шуның нигезендә 2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакы артты һәм 11163 сум тәшкил итте.

Шуны искәртеп үтәм, хезмәткәрләргә эш хакының минималь күләменнән кимрәк түләгән өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар  турындагы кодексының 5.27 маддәсе 6 бүлеге нигезендә административ җаваплылык каралган. Оешма җитәкчесе кисәтелә яисә 10 нан 20 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Әгәр эш бирүче хосусый эшмәкәр икән, аңа 1 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф каралган. Юридик затларның җаваплылыгы күпкә югары – аларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф яный. Әлеге хокук бозу кабатланса, законда тагын да кырысрак санкцияләр каралган. Бу очракта вазыйфаи затларга административ штрафның максималь күләме 30 мең сум тәшкил итәчәк яисә аларны 1 елдан 3 елга кадәр срокка  дисквалификацияләргә мөмкиннәр. Хосусый эшмәкәрләргә - 10 меңнән 30 меңгә, ә юридик затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Моңа кадәр хезмәт закончалыгының үтәлешен  тикшерүләр нәтиҗәсендә бозулар ачыкланып, хезмәт хакын минималь айлык эш хакы күләменнән кимрәк түләгән өчен берничә оешма җитәкчесе җавапка тартылган иде.

Хезмәткәр эш вакыты нормасын тулысынча башкарып һәм хезмәт нормасын (хезмәт вазыйфаларын) үтәп тә, эш бирүче аңа минималь хезмәт хакыннан кимрәк түләсә, әлеге хезмәткәр район прокуратурасына язмача гариза белән мөрәҗәгать итә ала.

Луиза Хәйруллина,

район прокуроры урынбасары, юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев