Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ЮХИДИ бүлекчәсе “Игътибар – балалар!” операциясе үткәрә

Район ЮХИДИ бүлекчәсе 14 майдан 3 июньгә кадәр “Игътибар – балалар!” операциясе үткәрә.

Әлеге акция балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен булдырмау максатында  оештырыла. Профилактика чарасы кысаларында  район полиция хезмәткәрләре балалар иминлеген тәэмин итү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча рейдлар үткәрүне планлаштыра. Балигъ булмаган пассажирларны  йөрткәндә тиешле таләпләрне үтәүгә, юлда җәяүлеләргә өстенлек бирүгә аеруча игътибар ителәчәк. Шулай ук балаларга, үсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә юлда иминлек кагыйдәләре аңлатылачак. Район автоинспекциясе һәркемне юлда игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Җәйге каникул көннәрендә бу бигрәк тә мөһим, дип искәртә районның баш автоинспекторы Рәис Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев