Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Үз телеңне яхшы бел

.

Һәр бала туган телен белеп үсәргә тиеш. Һәм без үзебезнең бакчада сабыйларга туган телләре – татар телендә белем һәм тәрбия бирүне төп бурычыбыз дип саныйбыз. Шушы максатта күп төрле чаралар үткәрәбез. Күптән түгел Габдулла Тукай әсәрләре буенча “Татар кызы, татар малае” дигән шигырь бәйгесе оештырдык. Нәүрүз бәйрәмен дә зурлап үткәрдек.

Ә гаилә бәйрәменә районның төрле авылларыннан кунаклар чакырдык. Әлеге бәйгедә тугыз авылдан берәр гаилә катнашты. Алар барысы да үзләренең берничә буын нәсел шәҗәрәләрен төзеп килделәр һәм гаиләләре белән сәнгать номерлары күрсәттеләр. Базарлы Матактан Янар һәм Гөлия Яруллиннарның өч балалары белән бергә  гаилә шәҗәрәсен сәхнәләштереп күрсәтүе, шулай ук Иске Камка авылыннан Сафиуллиннар гаиләсенең берьюлы өч буыны чыгыш ясавы бик тәэсирле булды. Түбән Әлкидән әниле-кызлы Альбина һәм Зәринә Хәмитҗановаларның чыгышын да һәркем ошатты. Ә Алпар авылыннан Вәлиевләр әтиләре белән килгән бердәнбер гаилә иде. Аларның бергә чыгыш ясавы, берсен берсе тулыландырып шәҗәрәләрен ачып бирүе сокландырды.

Салманнан әниле-кызлы Гөлфия һәм Зәринә Насыйбуллиналар, Каргадан Рамилә һәм Замирә Гәрәевалар, Үргәгардән Ләйсән һәм Диләрә Әхмәтовалар, Әхмәттән Резидә һәм Зәринә Гыйльфановалар, Ташбилгедән Эльвира һәм Айзилә Гатауллиналар берсеннән берсе оста чыгыш ясадылар.

Авылларыбызда шундый талантлы балалар үстерүче, аларны туган телебезне, милли  традицияләребезне өйрәтеп тәрбияләүче гаиләләрнең күп булуы бик сөенечле.  

Гөлсирә Шиһапова,

“Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Базарлы Матак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев