Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ЗАГС бүлегендә ел башыннан бирле 68 бала исәпкә алынган

Район ЗАГС бүлегендә июльдә яңа туган 8 бала теркәлгән.

Бәбиләрнең бишесе малай, өчесе кыз. Ике нарасый гаиләдә өченче булып туган. Дүрт бала – икенче, ике бала беренче булып дөньяга килгәннәр.

Ә ел башыннан 68 бәбине исәпкә алганнар. Бу узган елның шул чорындагыдан сигез балага күбрәк.

Узган айда 7 пар гаилә корган. Ел башыннан бирле исә 30 туй булган. Кызганыч, июльдә өч гаилә таркалган, ә ел башыннан 16 пар араларын өзгән. Быел өйләнешүчеләр дә, аерылышучылар да узган елның шул чорындагыдан кимрәк.

Июльдә 40 райондашыбыз арабыздан киткән, ә җиде айда 197 әлкиле бакыйлыкка күчкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев