Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы эшмәкәре Альберт Шәйхетдинов Базарлы Матактагы мәдрәсә төзелешенә 25 мең сум акча бирде

Түбән Әлки авылы эшмәкәре Альберт Шәйхетдинов Базарлы Матакта төзелеп бетеп килүче мәдрәсәне газлаштыруга 25 мең акча бирде. Мәдрәсә бинасын газлаштыру башланды инде. Әмма бу зур эшне ахырынача башкару өчен акча җитеп бетми иде. Альберт Шәйхетдиновка мөрәҗәгать иткәч, ул берсүзсез кирәкле сумманы күчереп тә куйды. Димәк, якын көннәрдә мәдрәсә бинасына җылы...

Түбән Әлки авылы эшмәкәре Альберт Шәйхетдинов Базарлы Матакта төзелеп бетеп килүче мәдрәсәне газлаштыруга 25 мең акча бирде.

Мәдрәсә бинасын газлаштыру башланды инде. Әмма бу зур эшне ахырынача башкару өчен акча җитеп бетми иде. Альберт Шәйхетдиновка мөрәҗәгать иткәч, ул берсүзсез кирәкле сумманы күчереп тә куйды. Димәк, якын көннәрдә мәдрәсә бинасына җылы киләчәк. Анда эчке төзелеш эшләре әле төгәлләнмәгән булса да, өске каттагы бер бүлмә әзер инде. Шәүкәт мәчетенә дин сабагына йөрүчеләр хәзер яңа бинада укый алачак дигән сүз.

Бертуган эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар райондашлар өчен бик күп игелекле гамәлләр кылалар. Бу күркәм эшләре өчен дә рәхмәт әйтеп, мәчет картлары аларның исәнлегенә дога кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев