Әлки районының ике мәктәп директоры – Татарстанның иң яхшы 20 директоры арасында
Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия җитәкчеләре Луиза Абдрахманова һәм Фәридә Яруллина "Иң яхшы мәктәп директоры" Бөтенроссия бәйгесенең региональ этабында җиңү яуладылар. Әлеге конкурста директорларның уку йорты белән идарә итү осталыгы һәм алымнары бәяләнде. Берничә этапта уңышлы чыгыш ясап, безнекеләр конкурсның финалына чыктылар һәм Татарстанның 20 иң...
Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия җитәкчеләре Луиза Абдрахманова һәм Фәридә Яруллина "Иң яхшы мәктәп директоры" Бөтенроссия бәйгесенең региональ этабында җиңү яуладылар.
Әлеге конкурста директорларның уку йорты белән идарә итү осталыгы һәм алымнары бәяләнде. Берничә этапта уңышлы чыгыш ясап, безнекеләр конкурсның финалына чыктылар һәм Татарстанның 20 иң яхшы мәктәп директоры арасына керделәр. Йөздән артык конкурсант арасында мондый җиңүгә ирешү - зур казаныш. Финалга чыгучылар 100 мең сум күләмендә грант белән бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев