Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 30 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Татарстанда 30 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Язгы-җәйге чорда урманнарда һәм торак пунктларда янгын хәвефсезлеге турында безгә район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов сөйләде.

 

–Статистикага күз салсак, янгыннарның күпчелеге нәкъ менә апрель-майга туры килә. 2017 елда Татарстан территориясендә кипкән үлән януның 993 очрагы теркәлгән. Безнең районда былтыр 12 мәртәбә коры чирәмгә һәм чүп-чарга ут капты. Бу вакытта ут-күз чыгу куркынычының зур булуын исәпкә алып, Татарстан хөкүмәте янгынга каршы махсус режим игълан итә,–ди Радис Инсапов.

Язгы чорда янгыннарның төп сәбәбе – шәхси хуҗалыкларда чүп-чар яндыру һәм табигатьтә учаклар тергезү, дип искәртә баш инспектор.

МЧС мәгълүматлары буенча, Татарстанда урманнар белән чиктәш 82  торак пункт урман янгыннарыннын зыян күрергә мөмкин. Ә безнең районда урман белән янәшә  ике торак пункт бар. Болар Югары Матак авылы һәм Яңа Сихтермә бистәсе. Шулай ук “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере да бу җәһәттән хәвефле зонада, чөнки урман эчендә  урнашкан.  Бу объектларның барысы да  янгын сүндерүчеләр контролендә, дип ассызыклый Радис Инсапов.

–Янгынга каршы режим нигезендә, авыл хуҗалыгы җирләрендә кипкән үлән яндыру  тыела. Узган ел районда  янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен 5 кеше һәм 2 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды. Былтыр шулай ук  коры үлән дөрләп китүнең 15 очрагы булдырылмый калды. Бу эш быел да дәвам иттереләчәк,–ди баш инспектор.

Аның әйтүенчә, ачык ут файдалану очраклары һәм ризык әзерләргә учаклар ягу өчен  махсус таләпләр булдырылган. Авыл хуҗалыгы максатындагы җирләрдә һәм бакча участокларында бу эшләр янмый торган махсус савытларда гына башкарылырга тиеш. Янгынга каршы махсус режим чорында әлеге кагыйдәләр үтәлмәгән очракта административ җәза чаралары куллану каралган. Гражданнар өчен бу –4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 30 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 400 мең сумга кадәр штраф.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев