Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 5726 кешенең 1 гыйнвардан пенсияләре артачак

Киләсе елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре 6,3 процентка артачак.

Бу хакта район пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов хәбәр итә.

Сентябрьдә сенаторлар белән булган очрашуда Россия президенты Владимир Путин, илдә социаль-икътисадый  вәзгыять нинди булуга карамастан, пенсияләр артачак, дип ассызыклап үткән иде.  

Рәис Галләмов әйтүенчә, райондагы 6372 пенсионерның 5726 сының киләсе ел башыннан пенсияләре күбәеп киләчәк. Пенсия һәр кешенең индивидуаль төстә арта. Әйтик, декабрьдә пенсиясе 15 мең сум булса, аңа 945сум өстәләчәк. Әгәр пенсия 10 мең сум икән, аңа өстәмә 630 сум булачак.

Ә 1 февральдән байтак кешегә, аерым алганда, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына, инвалидларга айлык акчалата  түләүләр (ЕДВ) индексацияләнә. Апрельдән исә социаль пенсияләр артыр дип күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X