Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында беренче сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерә башладылар

Районның җиде урта мәктәбендә беренче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсен тикшерү бара.

Мәктәптә укуның беренче елында балаларның фәннәрне ничек үзләштерүен өйрәнү 23-25 апрельдә он-лайн режимда үткәрелә. Балалар, компьютер каршында утырып, интервьюер (укытучы, психолог) ярдәмендә сорауларга җавап бирәләр.

Ә  4,5,6,11 сыйныфлар укучылары төп фәннәр буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре башкаралар. 6 һәм 11 сыйныфлар укучылары тикшерү эшләрендә апробация режимында катнашалар, шуңа контроль эшләр өчен фәннәрне алар үзләре сайлый. Болар хакында безгә район мәгариф идарәсе методисты Рәйсә Яруллина хәбәр итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев