Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чистарту эшләренә керештеләр

Базарлы Матак җирлегендә язгы чистарыну эшләрен башлап та җибәргәннәр.

Башта кыш буе җир астында җыелып яткан чүп-чарны җыеп алырга вакыт, хәзер нәкъ шул эш оештырыла да. Район үзәге урамнары оешма-учреждениеләр коллективларына беркетелгән. Һәрвакыттагыча, үз территорияләрен тәртиптә тотуга Базарлы Матак урта мәктәбе һәм гимназиясе, балалар бакчалары, агрокөллият филиалы коллективлары аеруча җаваплы карый.

Беренче карашка кар күп булмаса, язгы ташу күзәтелмәсә дә, Базарлы Матакның Мәктәп, Сәйдәш, Шаһвәлиев, Көнчыгыш урамнарында яшәүчеләр җирле үзидарә башкарма комитетына идән астына, подвалларга су төште дип, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

–Без гозер алынган йортларда булып, кайда җыелган суны насослар белән суыртып, кайда җир казып, суга юл ачтык. Шулай ук авылдагы буаны да карап торабыз – биредә тәүлек әйләнәсе кизү торуны оештырдык,–ди башкарма комитет җитәкчесе Рәшит Мусин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев