Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чыгарылыш укучыларына аттестатлар тапшырылды

Чыгарылыш укучыларына аттестатлар тапшыру быел гадәти булмаган шартларда узды.

Мәгълүм сәбәпләр аркасында быел урта мәктәп тәмамлаучыларның бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру вакыты кичектерелде. Ә тугызынчылар   сынаулардан азат ителде. Аттестатларга исә уку елы нәтиҗәләре буенча чыгарылган билгеләр куелды.

Бу атна башында чыгарылыш сыйныфлар укучыларына­­­­­­ - унберенчеләргә һәм тугызынчыларга - аттестатлар тапшырылды.

 

 

Районның иң зур белем йортында - Базарлы Матак урта мәктәбендә  аттестатлар тапшыру тантаналы да, үзенчәлекле дә булды.

Әлеге чарада   коронавирус белән бәйле  хәвефсезлек таләпләрен үтәүгә зур әһәмият бирелде. Укучылар бер-берсеннән тиешле ара калдырып  утыртылды. Ата-аналар да билгеләнгән дистанцияне сакларга тырышты. Урта һәм төп гомуми белем турындагы документны тапшыру перчаткаларда башкарылды. Бу кадетлар корпусында ант итүне хәтерләтте. Әмма нишлисең? Бүгенге чынбарлык шуны таләп итә.

Килешле кичке күлмәкләр кигән кызлар, бәйрәмчә костюмлы егетләр, һәркайсының иңнәренә салынган ал тасмалар, чәчәкләр, шарлар, асфальтта акбур белән язылган “Сау бул,мәктәп!” дигән сүзләр, дулкынландыргыч музыка – бер сүз белән әйткәндә, бәйрәмне оештыручылар бу җәйге кич чыгарылыш укучылары хәтерендә якты буяулар һәм матур тәэсирләр белән саклансын өчен барын да эшләргә тырышканнар.

Базарлы Матак мәктәбенең 11 сыйныфын быел 22 укучы тәмамлый.     Аларның 12 сенә аттестат белән бергә “Укудагы аерата уңышлар өчен” медале тапшырылды. Мондый бүләккә мәктәпне барлык фәннәр буенча “бишле” билгеләренә тәмамлаган укучылар  лаек булды.

Мәктәп директоры Луиза Абдрахманова чыгарылыш укучыларын һәм аларның әти-әниләрен уку тәмамлану белән котлады. Быелгы чыгарылышны ул әниләрчә ярату белән “таҗлы” дип атады, кызларга һәм егетләргә уңышлар теләде .Ул 11 ел дәвамында балалары белән янәшә атлаган, аларны бөек илебезнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләргә омтылган әти-әниләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Район буенча быел 204 укучы төп гомуми белем турында аттестат алды. Ә 56 егет һәм кыз 11 сыйныфны тәмамлады.Шуларның 15 е медальгә  ия булды. Район мәгариф идарәсеннән алынган беренчел мәгълүматлар буенча, 9 сыйныф тәмамлаган укучыларның 82 се мәктәптә белем алуларын дәвам итәргә, ә 122 се һөнәри уку йортларына керергә планлаштыралар.

11 сыйныф тәмамлаган 45 укучы БДИ тапшырып ВУЗларга керергә , ә 11 е урта һөнәри уку йортларында белгечлек үзләштерергә тели.

Билгеле булганча, эпидемиология вәзгыяте аркасында, 11 сыйныф тәмамлаучылар имтиханнарны югары уку йортларына керү өчен кирәк булган фәннәрдән генә тапшырачак. Яшьләребезгә уңышлар телик. Аларның барлык уй-хыяллары чынга ашсын.

Олеся Катеева (улы Адель):

-Улыбыз мәктәпне уңышлы тәмамлады. Алда катлаулы имтиханнар. Адель таможня хезмәткәре булырга тели. БДИ тапшыру өчен тиешле фәннәрне дә сайлады. Улыбызның сыйныф җитәкчесе Гөлнур Гатауллинага ихлас рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Ул укучыларга икенче әниләре кебек булды-кайгыртучан, игътибарлы, һәр бала өчен борчылып тора.

 

Людмила Гурьева ( улы Павел):

-Без ирем белән икебез дә табиблар. Әмма улыбыз безнең эздән китмәде. Павел инженер булырга тели. Шуңа физикадан имтихан тапшырачак.Бу шатлыклы көндә рус теле укытучысы Ләйсән Хәсәновага рәхмәт әйтәсем килә. Укучылар өчен көчен, тырышлыгын кызганмый ул.Улымның грамоталылыгы 100 процент дип бүген  ышанып әйтә алам.

 

Ильнур һәм Наилә Сираевлар:

-Улыбыз мәктәпне ударник булып тәмамлады. Инсаф эколог булырга, төп байлыгыбыз -әйләнә - тирә мохит сагында торырга тели. Бу профессияне сайларга аңа география укытучысы Роза Галиева ярдәм итте. Чараның мондый форматта узуына без бик шат. Купшы түгел, тыйнак кына, әмма барыбер үткәрелә бит. Мондый вакыйга кеше тормышында бер генә була.

 

Флүсә Мөхәммәтҗанова:

-Мин бертуганнар Лилия белән Гөлияне тәрбиягә алган әни. Лилия педагогика көллиятендә укый, математика  укытучысы булачак. Бүген мәктәп белән кече кызыбыз Гөлия саубуллаша. Ул балачактан хайваннарны ярата. Без сыер һәм үгезләрдән тыш үз хуҗалыгыбызда кәҗәләр, бүтән терлекләр асрыйбыз. Шуңа кызыбызның ветеринар профессиясен сайлавы бер дә очраклы түгел.

Кызлар гаиләбезгә 2008 елда килде. Ышанып әйтә алам, мин аларны хуҗалыкта хатын-кыз башкара белергә тиешле бөтен эшкә өйрәттем. Кызларыбыз оекбаш та бәйлиләр, ашарга да пешерәләр, яшелчә дә үстерәләр.Ә барлык балаларыма да төпле белемне шушы мәктәп бирде.

 

Рената Гарифуллина:

-Мин мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамладым, “Укудагы аерата уңышлар өчен” медале белән бүләкләндем. 11 ел дәвамында мин хыялымны тормышка  ашыруга таба атладым. Инде имтиханнарны әйбәт тапшырасы калды. Минем табиб – кардиолог буласым килә. Әти-әниләрем дә бу теләгемне хуплыйлар. Миңа йөрәкнең физиологиясе, төзелеше, функциясе кызыклы. Ул бит кешенең төп әгъзасы, аның моторы. Педагоглар Әлфинур Искәндәрова һәм Валентина Желтухина да доктор булу хыялымны тормышка ашыру өчен тырыштылар,минем белән ныклап шөгыльләнделәр. Ә бүгенге бәйрәм өйдәгедәй җылы, якты һәм рәхәт. Бу кичә үзенчәлекле булуы белән күпләрнең хәтеренә озакка уелып калыр.

 

Фотогалерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев