Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан төрле бәйрәм чаралары үткәреләчәк

Алда торган бәйрәмнәр уңаеннан район үзәгендә күп халык катнашында төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.

3 ноябрьдә Базарлы Матакта ярминкә үткәрелә. Анда азык-төлек, кием-салым, терлек азыгы сату күздә тотыла. Шулай ук кайнар чәй, камыр ризыклары, шашлык тәкъдим ителәчәк.

Сәгать 10 да Үзәк паркта  реконструкциядән соң аны тантаналы төстә ачу планлаштырыла. Бәйрәм белән котлап, районның үзешчән сәнгать осталары күңелле концерт күрсәтер. Балалар белән төрле уеннар, бәйгеләр, ярышлар үткәрү дә күздә тотыла.

Кичен исә (19.00 дән 21.00 гә кадәр) Үзәк паркта яшьләр өчен дискотека булачак.

5 ноябрьдә (19.00) район мәдәният йортында бәйрәмнәр уңаеннан концерт була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев