Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында өлкән яшьтәге ир-ат мунчасында ис газы белән агуланган

67 яшьлек зыян күрүчене Базарлы Матак хастаханәсенә китергәннәр.

Әлкидә өлкән яшьтәге ир үз мунчасында ис газы белән агуланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке җиделәр тирәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Түбән Кәчи авылындагы Мәктәп урамында яшәүче ир-атның мунчада ис газы белән агулануы турында хәбәр алынган.

67 яшьлек зыян күрүчене Базарлы Матак хастаханәсенә «Җиңелчә дәрәҗәдә ис газы белән агулану» диагнозы куеп китергәннәр.

Белгечләр бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев