Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында солы һәм арпа урагына керештеләр

Районда урып-җыю дәвам итә. Механизаторлар солы һәм арпа суктыруга керештеләр.

Әлегә 27 гектарда солы һәм 350 гектарда арпа урып-җыелган.

Район буенча барысы 11 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләр җыеп суктырылган. Гектардан уртача уңыш 40 центнер тәшкил итә.

Арпа чәчелгән мәйданнарның күпчелеге “Хузангай” җәмгыятенә туры килә. Биредә бу культураны 4869 гектарда игәләр.

Алдарак хәбәр иткәнебезчә, “Хузангай”да көзге бодайны урып-җыю төгәлләнде. 2044 гектарда игелгән уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 61,5 центнер уңыш алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев