Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Трактор-прицеп” операциясе кысаларында рейдлар үткәрелә

Бу көннәрдә Гостехнадзор һәм ЮХИДИ инспекторлары Чуаш Кичүе, Әхмәт авылларында профилактика рейдлары үткәргәннәр.

 Гостехнадзор район бүлеге җитәкчесе Андрей Петухов хәбәр итүенчә, тикшерү нәтиҗәсендә үзйөрешле машиналарны техник карау үткәрмичә һәм тиешле документларсыз файдалану белән бәйле ике закон бозу очрагы ачыкланган. Транспорт ияләренә карата административ материаллар төзелгән.

Үзйөрешле машина-тракторлар катнашында аварияләрне киметү, хокук бозуларны кисәтү максатында үткәрелүче “Трактор-прицеп” операциясе 8 июльгәчә дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев