Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урманда адашкан ир-атны эзләделәр, кешеләрне янгыннан коткардылар..

Бүген Әлки районында команда-штаб өйрәнүләренең икенче этабы үткәрелде. Биредә районның төрле службаларының табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә эш итәргә әзерлегенә бәя бирелде.

“Хузангай” җәмгыятендә терлекләрдә аеруча куркыныч инфекцион чир – түләмә табылган.

 

Базарлы Матакка керү юлында пассажир автобусы һәм җиңел автомобиль катнашында зур юл-транспорт һаләкәте булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, авария нәтиҗәсендә 10 кеше зыян күргән, аларның икесе үлгән.

 

Район үзәгендә – янгын. Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалы бинасында ут чыккан, бина эчендә кешеләр калган булуы мөмкин.

Базарлы Матак янындагы урман массивында чаңгыда йөрергә чыккан ир-ат адашкан. Ул мөстәкыйль рәвештә кайтырлык хәлдә түгел, туңган, аңа ярдәм кирәк.

 

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев