Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ​​​​​​​Яңа ел кичәләре урамда узачак

​​​​​​​Яңа ел кичәләрен быел, әгәр һава торышы әйбәт булса, клубларда түгел, ә урамда, Чыршы тирәсендә үткәрергә уйлыйлар.

 

Әмма бәйрәм һәм мәктәп каникуллары вакытында авыл клубларында, мәдәният йортларында да төрле чаралар үтәчәк. Аларда катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен клублар мөдирләрен җыеп киңәшмә уздырганнар. Җаваплы хезмәткәрләр инструктаж үткән. Алар өчен террорчылык гамәлләре килеп чыккан очракта нишләргә кирәклекне өйрәтеп семинар үткәргәннәр. Һәркемгә күренеп торырлык урыннарда хокук саклау, янгын сүндерү органнары телефоннарын язып элгәннәр. Ун мәдәният учреждениесендә янгын сигнализациясе бар, ә район мәдәният йортында видеокүзәтү куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев