Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яфрак азык хәзерлиләр

 Хәзер маллар өчен азык хәзерләү эшләре дәвам итә. Хуҗалыкларда сенаж салалар, печән хәзерлиләр, яфрак азык запасы туплап калырга тырышалар.

     Яфрак азык һәм дару үләннәре хәзерләүдә һәм елдагыча бюджет оешмалары  ярдәмгә килә.

      Яфрак азык бигрәк тә бозауларга кирәк.  Анарда яшь үрчем организмы өчен мөһим булган витаминнар, микроэлементлар күп була. Димәк, бозауларның сакланышына, аларның сау – сәламәт үсешенә уңай йогынтысы зур.

     Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев быел эре хуҗалыкларда сыйфатлы азык туплау буенча проблема юк, ди. Шуңа да яфрак азык һәм витаминлы үләннәрне күбрәк крестьян – фермерлар хуҗалыклары өчен хәзерләүдә ярдәм итәргә булдык, диде.

     Роберт Гадиев яфрак азыкны юкә,каен, чикләвек кебек агачлардан хәзерләрүгә киңәш итә.

      Себеркене 0,5 сантиметрдан артмаган чыбыклардан бәйләү кирәк. Билгеле себеркедә  витаминнар саклансын өчен аны дөрес итеп киптерү, саклау да мөһим. Киптерү өчен җилләтелә торган ышык урын әйбәт.

   Быел бюджет  оешмалары ярдәме белән 15 мең 750  пар яфрак азык һәм 2300 бәйләм дару үләннәре хәзерләнер дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев