Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче 6537 пенсионерның меңнән артыгы эшләп йөри әле

Киләсе атна башында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу датаның календарьга кертелүе кеше гомеренең озынлыгын һәм активлыгын арттыру, картлык чорына хас проблемаларга җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү белән бәйле.

Алдагы буыннар белән чагыштырганда бүгенгеләр бөтенләй башкача яши һәм э ш л и , к ө н к ү р е ш дәрәҗәсе дә күпкә юга­рырак. Болар картлык дигән төшенчәне дә үзгәртеп, өлкәннәрнең тормыш рәвешенә йогынты ясамый кал­мый, билгеле. Инде 55-60 яшькә җитеп тә хезмәтен ташла­маучы, районның җәмәгать эшләрендә актив катнашучы ө л к ә н н ә р е б е з е л ­д а н - е л к ү б ә я . Б у сөендерә, билгеле, һәм галимнәрнең кеше гомере уртача 140-150 ел булырга тиеш дигән фаразлар гамәлгә ашар чорны якынайткандай була.

Б е з н е ң ө л к ә н яшьтәге әлкилеләребез арасында да тиктор­мас кешеләр бик күп. Быелның апрель-май айларында авыл­ларда ветераннар оешмаларында сай­лаулар булып үтте, һәм 41 шундый яңа оешма сулыш алып эшчәнлеген дәвам итте. Район ветеран­нар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин әйтүенчә, авылларда үзләренә “башлык” итеп һәркемгә ачык, актив кешеләрне сай­лап куйганнар. Күбесе инде үзләрен күрсәтеп тә өлгергән.

– Ю х м а ч ы д а өлкәннәрне Владимир Кузнецов җитәкләде. Аның олы яшьтәгеләр белән эшләү тәҗрибәсе дә, яшьләрчә актив­лыгы да бар. Каргадан Гөлчирә Хәсәншина олыларны үзешчән сәнгатькә җәлеп итәргә тырыша. Иске Ч а л л ы д а н К а с ы й м Х ә м з и н , Б а з а рл ы Матак мәктәбендә Федор Казачкин шу­лай ук тиз арада эшкә керештеләр. Алар белән даими элемтәдә без, киңәшләшәбез, булган проблема­ларны бергәләп хәл итәргә тырышабыз,– ди Ришат Әсәтович.

Гомер буе ил-көнгә хезмәт итеп, бала­лар үстереп, өстеңә йөкләнгән бурыч­ларны үтәп бетергәч, үзең теләгәнчә яшәү, яраткан шөгылеңә элек җиткереп булма­ган вакытны багышлау зур бәхет ул (бу урында сәламәтлек кенә нык булсын, дип куйыйк әле!). Кемдер бакчачы­лык, кул эшләре белән шөгыльләнә, кемдер үзешчән сәнгатьтән аерылмый. Әйтик, Югары Әлморзадан Наилә апа Алимо­ва шигырьләр яза һәм аларны сәхнәдән укый. Аның авылдашы Рамилә Шаяхмәтова, Карамалыдан Җәмилә апа Минһаҗева, Кар­гадан Чулпания апа Фәттахова, Бориски­нодан Александра Во­ронцова, Үргәгардан Г а в а з З а к и р о в сәхнәдән тамашачы­ны сөендереп торалар. Район мәдәният йор­ты каршындагы “Суда­рушка” ансамбленнән башка концерт уз­мый… Һәм бу исем­лекне бик озак дәвам итәргә булыр иде.

Р а й о н д а б ү г е н 6537 пенсионер яши, аларның бер меңнән артыгы әле эшли! Бу атнада Россия Дәүләт Думасы пенсия рефор­масына кагылышлы яңа законны икенче- өченче укылышта ка­рап, ил төбәкләреннән к и л г ә н 2 0 0 д ә н а р т ы к т ә к ъ д и м - ү з г ә р е ш л ә р н е д ә исәпкә алып, яңа за­кон кабул итәргә тиеш. Нәтиҗәдә пенсиягә чыгу яше сизелер­лек артачак. Димәк, “картлык” дигәне дә һәркемгә соңрак киләчәк.

… Ә а л д а г ы а т н а ө л к ә н н ә р ө ч е н б ә й р ә м р у х ы н ­д а үтәр. Үзләре эшләп ялга чыккан оешма- п р е д п р и я т и е л ә р аларны кунакка ча­кырып хөрмәтләргә, б ү л ә к л ә р б и р е п сөендерергә җыена. Бу бәйрәмнәрдән бер генә өлкән яшьтәге район­дашыбыз да читтә кал­масын, нәүмиз булма­сын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев