Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан 20 кеше республика ифтарында катнашачак

​​​​​​​Республика ифтарында районыбыздан 10 ир-ат  һәм 10 хатын-кыз катнашачак.

 

Мөселманнар өчен сынау вакыты, ислам диненең биш баганасының берсе булган изге Рамазан аеның беренче ункөнлеге үтеп бара. Ул быел да көннәрнең озын һәм эссе чагына туры килсә дә, ураза тотучылар шактый, ди район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев. Районның 30 мәчетендә дә тәравих намазлары укыла. Бу атна ахырында 20 райондашыбыз Казанга республика ифтарына барырга җыена. Ел саен үткәрелүче әлеге хәйрия чарасы Россиядә иң масштаблылардан санала. Казан теннис академиясендә узачак ифтарга 10 мең чамасы мөселман җыелыр дип көтелә. Быел ул икегә бүлеп – ир атлар өчен 26 майда, хатын-кызлар өчен 27 майда үткәрелә.

“Районыбыз  авылларында да ифтар ашлары булып тора. Әйтик, Каргада ике зур авыз ачу мәҗлесе үткәрелде. Аны авылдашлары өчен Рөстәм Вәлиев һәм Альберт Вәлиев оештырдылар. Авыл клубында әзерләнгән мул өстәлләр янына 50-60 ар кеше җыелды. Ифтар ашларында  Коръән аятьләре  укылды, вәгазьләр сөйләнде. Ил-көнгә иминлек теләп дога кылдык”, –ди Ирек хәзрәт.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев