Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Үргәгар авылында үз көчләре белән юллар төзиләр

Юл да саласы, һәйкәл дә куясы

Үргәгарның Муса Җәлил  (150 метр) һәм Зиннәт Исхаков (160 метр) урамнарына бу җәйдә җирне күтәртеп һәм ком түшәп юллар ясаганнар.

Хәзер бу урамнардан олы юлга батмый-пычранмый гына чыгып җитәргә була. Эшне үзара йөкләнгән салым һәм аңа өстәп дәүләттән бирелгән субсидия хисабына башкарып чыкканнар.

Әмма бу юллар урамнарның яртысында гына, икесенә бергә тагын 240 метр юл ясарга кирәк. Бу мәсьәләне ноябрьдә булачак референдумга куярга булганнар. Референдум бюллетененә салым акчасының бер өлешен авылдашлары Советлар Союзы Герое Зиннәт Исхаковка һәйкәл салуга дигән пункт та кертелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев