Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Салман авылына юл асфальт белән тоташты

Базарлы Матак-Болгар автотрассасының Салманга чаклы өлешен юл төзүчеләр тулысынча асфальт белән капладылар.

Юл әле  ачык дип саналмаса да, автомобильләр  асфальттан йөри башлады. Һава торышы мөмкинлек бирсә, юл төзүчеләр быел асфальтның икенче катын җәеп, анда билгеләр (разметка) да ясарга җыеналар. Шулай ук  юл билгеләренә дә заказлар бирелгән, димәк, тиздән алар да урнаштырылыр. Бу участокта тагын бер зур эш – юл кырыена вак таш җәюне башкарасы бар. Шул эшләр беткәч, әлеге юнәлештә автомобильләр хәрәкәте рәсми төстә рөхсәт ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев