Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Татар Төгәлбәе авылында татарның беренче фотографы туган

Татар Төгәлбәе авылында моннан 150 ел элек татар халкының беренче фотографы Зөлфәкарь Кыямкари дөньяга аваз салган.

Зөлфәкарь Кыямкари Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлый. Ул каллиграф, педагог, дин әһеле, дәреслекләр авторы була, Габдулла Тукайның тормышы белән бәйле фотосурәтләр төшерә. Алар безнең көннәргәчә сакланган. Фотосурәтләргә төшерү аның шөгыле була. Бу хакта Әлки якташлык җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева хәбәр итә.

Татар Төгәлбәе – байтак талантлы шәхесләрнең туган төбәге. Белгәнебезчә, бу авылда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевның әнисе Фәридә ханым да дөньяга килгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев