Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр “Җир сәгате” акциясенә кушыла

Бөтендөнья кыргый табигать фонды тарафыннан оештырылучы “Җир сәгате” акциясе быел 28 мартка билгеләнгән.

Россиядә “Җир сәгате-2020” акциясе “Һәркем булдыра!” шигаре астында уза. Бу чара табигатькә һәм планета ресурсларына җаваплы мөнәсәбәт зарурлыгына кешеләрнең игътибарын юнәлтү максатында үткәрелә. Төрле гамәлләребез – табигатьне пычратуга, урманнарны рөхсәтсез кисүгә  юл куймау, үз йортыбыз һәм подъездыбызда батарейкаларны җыю белән дә без әлеге мөһим эшкә үз өлешебезне кертә алабыз.

Бу акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен нибары бер сәгатькә – 20.30 дан 21.30 га кадәр торак һәм эш биналарында  яктылыкны  һәм электр җиһазларын сүндереп торырга кирәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллин әйтүенчә, райондагы барлык оешма-учреждениеләрнең (халыкның тормыш эшчәнлеген һәм хәвефсезлеген тәэмин итүчеләрдән кала) “Җир сәгате” акциясенә кушылуы, 28 мартта бер сәгатькә яктылыкны һәм электр җиһазларын сүндереп торуы сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев