Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр ярминкәгә бармый

Районыбыз бу шимбәдә – 28 мартта Казанда Агросәнәгать паркында ярминкәдә катнашырга тиеш иде.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров карары белән ярминкәләр үткәрү туктатылды. Бу шәһәрләрдә коронавирус инфекциясе таралуны чикләү зарурлыгы белән бәйле.

Ярминкәләрдә бит бигрәк тә өлкән буын кешеләре азык-төлек сатып ала. Ә бу көннәрдә аларга өйләреннән чыгып йөрмәскә тәкъдим ителә.

21 мартта үткән ярминкә нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кала халкы хәзер азык-төлек сатып алуда бик актив түгел.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре йогышлы чир куркынычы чигенгәннән соң  янә үткәрелә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев