Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында закон тыйган урыннарда тәмәке тарткан өчен ике кеше штрафка тартылды

фото nashmir.kz сайтыннан 1 июньнән оешма-предприятиеләрдә, җәмәгать туклануы биналарында тәмәке көйрәтү катгый тыела. Бу "Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтененнән һәм тәмәке тарту тәэсиреннән саклау турында" федераль законның икенче этабы көченә керү белән бәйле. Закон тәмәке продукциясен сатуга таләпләрне кырысландыра һәм тарту тыелган урыннар исемлеген киңәйтә. Законны үтәмәүчеләргә штраф яный. Мәгълүм булганча,...

фото nashmir.kz сайтыннан
1 июньнән оешма-предприятиеләрдә, җәмәгать туклануы биналарында тәмәке көйрәтү катгый тыела. Бу "Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтененнән һәм тәмәке тарту тәэсиреннән саклау турында" федераль законның икенче этабы көченә керү белән бәйле. Закон тәмәке продукциясен сатуга таләпләрне кырысландыра һәм тарту тыелган урыннар исемлеген киңәйтә. Законны үтәмәүчеләргә штраф яный.
Мәгълүм булганча, тәмәке тартучыларга карата кырыс таләпләр узган елның 1 июненнән үк кертелә башлаган иде. Ул чагында уку йортларында, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә, балалар мәйданчыкларында, шулай ук җәмәгать транспортында, тукталышларда, вокзалларда һәм портларда төтенләү тыелды. Тәмәке продукциясен рекламалауга да чик куелды.
-Ярамаган урыннарда тәмәке тартуны тыю турындагы закон таләпләре бу елның 1 июненнән тагын да кырысланды,-ди район эчке эшләр бүлегенең административ закончалык үтәлеше буенча өлкән инспекторы Раилә Насыйбуллина.-Хәзер кафеларда, рестораннарда, тулай торакларда һәм кунакханәләрдә, кибетләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә дә тәмәке тарту рөхсәт ителми. Тәмәкече үзенең шәхси торагында һәм автомобилендә генә иркенләп көйрәтә ала.
Раилә Насыйбуллина әйтүенчә, закон нигезендә эш урыннарында, административ офисларда, дәүләт учреждениеләре һәм социаль хезмәтләр биналарында, автозаправка станцияләрендә дә тарту катгый тыела.
-Административ биналардан, тукталышлардан, парклардан, балалар мәйданчыкларыннан 15 метр ары китеп кенә тәмәке кабызырга рөхсәт ителә,-ди хокук саклау органы вәкиле.
Югарыда әйтелгәнчә, закон таләпләрен үтәмәүчеләрне штраф көтә. Раилә Насыйбуллина сүзләренә караганда, закон тыйган урыннарда тәмәке тарткан өчен 500 дән 3 мең сумга кадәр штраф салу каралган.
Закон кешеләрне тәмәке тарту китергән зыяннан саклауны күздә тота. Тартучы тәмәкенең сәламәтлеккә нинди зур зарар салуын аңларга тиеш. Әгәр инде белә торып та тартуны ташламый икән, аның бүтәннәрне тәмәке төтене сулауга дучар итәргә хакы юк.
-Законның үтәлеше тәэмин ителергә тиеш. Без даими рәвештә оешмаларда, җәмәгать урыннарында рейдлар үткәрәчәкбез. Закон көченә кергәннән бирле ике кеше штрафка тартылды инде,-ди Раилә Насыйбуллина.

БЕЛГЕЧ КИСӘТӘ!
Чуаш Кичүе табиблык амбулаториясе гомумпрактика табибы Радик Вәлиев:
-Тәмәке тартучылар үз саулыкларына гына зыян китерми. Тәмәке төтене аларның әйләнә-тирәсендәге кешеләр өчен дә куркыныч. Тәмәке янганда барлыкка килгән төтендә зарарлы матдәләр бик күп. Тикшерүләр күрсәткәнчә, пассив тартучыларга (ягъни тәмәке төтене сулаучыларга) да, традицион тәмәкечеләргә кебек үк, яман шеш, йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу системасы чирләре яный. Тартмаучы кеше тәмәке төтенен сулаганда кыска гына вакыт эчендә аның организмында никотин күләме 8 мәртәбә арта. Ә бит никотин ул нейротоксин, агу. Тәмәке төтенле бинада 30 минутка якын торган кешенең организмы стажлы тәмәкеченеке кебек үк никотин тәэсиренә дучар ителә. Һәр кеше үзен кыска гына вакытлы тәмәке төтене тәэсиреннән дә сакларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев