Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пешереп өлгертә алмыйлар юканы

Хәзер кибетләргә керсәң, ипинең кайда пешкәне, ниндие генә юк - Базарлы Матакныкын сайлыйсыңмы, Казан, Чистай, Димитровградныкы ошыймы, әллә Юхмачыда пешкәнне яратасыңмы. Районда элегрәк дистәгә якын пекарня булып, халыкны икмәк белән тәэмин итә иде. Әлеге пекарняларның бүген икесе генә эшләп калды - Базарлы Матактагы "Саф" ҖЧҖ һәм Юхмачыда шәхси эшмәкәр Рафис...

Юхмачы пекарнясы бүген иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе. Анда 15 кеше хезмәт куя. Алар өч дистәгә якын төрдә ипи, булка, кондитер әйберләре җитештереп, продукцияләрен үз машиналары белән райондагы 30 лап кибеткә өләшәләр. Мәктәпләр, балалар бакчалары да алардан ипи һәм күмәчләрне даими алалар.
Юхмачы пекарнясының үзендә һәм Базарлы Матакта сәүдә нокталары бар. Мин аларның Базарлы Матактагы киоскысында сатуның һәрчак актив барганына тап булам. Биредә авыл өендәге сымак пешерелгән юканы (кайбер авылларда аны җәймә дип тә йөртәләр) минуты белән алып бетерәләр икән. Шул сәүдә нокталары аша халык пекарняга кунак өстәлләре өчен бавырсак, чәк-чәк, кош теле, пирогларга да заказлар бирә. Биредә пешкән һәр нәрсә тәмле, сыйфатлы, тансык. Юхмачы пекарнясы бик җитди конкуренция шартларында эшли. Монда инде сатып алучыларыңа ярыйм, аларны югалтмыйм дисең икән, продукцияң һәрчак яңа пешкән, тәмле һәм хуш исле булырга тиеш.
Пекарняда бүген хезмәт өч сменада оештырылган. Махсус ике "Газель" автомобилендә яңа пешкән күмәчләрне сәгате-минуты белән кибетләргә таратып чыгалар.
Пекарня үз продукциясен Аксубай, Димитровград шәһәрләренә дә озата. Рафис Ганиуллин яңа гына Пенза якларында булып, үз продукциясен анда да тәкъдим итеп кайткан. Кызык, әмма ул якларда без яраткан бавырсакны бар дип тә белмәгәннәр икән. Авыз иткәч бик ошатканнар үзләре. Менә тиздән Пенза өлкәсе авылларына беренче заказлар озатыла башлый.
Пекарняның эше җанлы, тулы куәткә баруында Гөлназ Минсафинаның тырышлыгы зур. Ул җитештерү бүлеге җитәкчесе. Шулай ук Вәсилә Гатыйпова һәм Гүзәл Сәгъдәтшина җитәкчелегендәге ике бригада кызларының да хезмәте мактауга лаек.
Менә Әсхәт Шәрапов "Газель" машинасына яңа пешкән икмәк-күмәчләрне, кондитер эшләнмәләрен төяп юлга кузгала. Уңган-булган кызлар пешергән ипиләр белән һәр өйгә бәрәкәт, иминлек тә керсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев