Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полициягә эшкә чакыралар

2018 елда Россия Эчке эшләр министрлыгы илебездә хокук тәртибен саклау өчен махсус хезмәт оештырылуга 300 ел тулуны билгеләп үтте.

 
Хәзерге заманда полиция (милиция) эшчәнлегендә ике юнәлеш бар – җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм административ эшчәнлек. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре күпкырлы эшчәнлек белән шөгыльләнә, һәм ул ил эчендә  хокук тәртибен тәэмин итү белән генә бәйләнмәгән. Алар башка ведомстволар белән бергә халыкара террорчылыкка, контрабандага, оешкан җинаятьчел төркемнәргә, кешеләр, тыелган матдәләр белән сәүдә итүгә каршы көрәшәләр… Һәм болар әле бу эшчәнлек төрләренең бик азы гына. Шуңа күрә полиция хезмәткәрләрен закон бозуга каршы көрәшү өчен кирәкле иң яңа чаралар белән, җиһазлар белән тәэмин итәләр.
Әйтик, 2014 елда районда  Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки бүлеге өчен яңа бина төзелде. Биредә хәзер тарихи музей, тир, спорт залы да бар. Һәр хезмәткәр шәхси эш кабинеты белән тәэмин ителгән, анда кирәкле техника, җиһазлар куелган.
Штатта 61 берәмлек хезмәткәр санала. Коллектив дус, бердәм. Шулай да бүлектә вакантлы урыннар бар: полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсенең полиция участок уполномоченные, оператив тикшерү төркеме шоферы вазыйфалары.
Эчке эшләр министрлыгында урта яки югары белеме булган теләсә кайсы гражданин эшкә урнаша ала. Аның җенесе, нинди милләттән яисә нинди диндә булуы мөһим түгел (шулай да полиция хезмәткәрләре арасында ир-атлар күбрәк).
Полицейский һөнәренең кайбер өстенлекләре:
– Яхшы хезмәт хакы, күптөрле ташламалар;
– Карьера үсеше мөмкинлекләре;
– Хезмәт даими хәрәкәт таләп итә, күңелсез түгел;
– Лаеклы хезмәт иткәндә званиеләр тиз үсә;
– Дәүләт тәэминаты, тулы социаль пакет һәм пенсиягә иртә китү мөмкинлеге.
Моңардан тыш тагын кайбер ташламалар, аерым алганда, медицина хезмәтенә кагылышлылар.
Эшкә алу турында гаризаны тапшыру өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлегенә килергә (Базарлы Матак, Кояшлы ур. 15 а йорт) яисә 20-1-02 телефоны белән шылтыратырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев