Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада быел электр самокатларыннан файдаланучы 900 дән артык кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән

Ел башыннан бирле республика юлларында электр самокатларында йөрүчеләр катнашында  10 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда бер кеше үлгән, 10 кеше имгәнгән.

Электр самокатында йөргәндә җәрәхәтләр алган 900 гә якын кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре электр самокатларыннан файдаланучы 900 дән артык кешене юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тарткан. Иң күп бозулар – машина юлыннан йөрү, юл аркылы җәяүлеләр кичүе булмаган урыннан чыгу, светофор сигналын санга сукмау.

Безнең районда да электр самокатларыннан файдаланучылар бар. Автоинспекторлар әлеге хәрәкәт чарасын юллардан читтә, ябык территорияләрдә һәм моның өчен махсус билгеләнгән участокларда гына файдаланырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X