Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тагын 39 кеше коронавирус белән авырып киткән

Республикада 16 октябрьгә COVID-19ның 39 яңа очрагы ачыкланган.

Бер кеше авыруны читтән йоктырып кайткан, калганнары үзебездә “эләктергән”.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда COVID-19ның 7731 очрагы теркәлгән. Бу чорда 6652 кеше савыккан.

Ил күләмендә, шулай ук республикада коронавирус йоктыручылар саны арта бара. Бу бик мәкерле чир. Аңа дучар булмас өчен барлык саклану чараларын төгәл үтәү зарур. Белгечләр кеше күп җыелган урыннарда, беренче чиратта сәүдә объектларында битлектән йөрү мөһимлеген искәртә. Бу һәркем өчен мәҗбүри кагыйдә. Аны үтәмәгән өчен штрафлар каралган. Үзебезне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев