Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Камка авылының төрле дәрәҗәле бүләкләргә ия булган уңганнары (ФОТО)

фото www.stapravda.ru сайтыннан Безнең Әлки төбәге гомер-гомергә эшкә батыр ул-кызлары белән дан тоткан. Фидакарь хезмәтләре өчен дәрәҗәле хөкүмәт бүләкләренә ия булганнары да шактый. Район авылларындагы шундый асыл затларыбызны барлау ниятеннән яңа рубрика ачып, газета битләрендә әлеге хөрмәтле шәхесләребез хакында язарга булдык. Аларның кайберләре туган авылларында тыйнак кына яшәп ята, якты...

фото www.stapravda.ru сайтыннан

Безнең Әлки төбәге гомер-гомергә эшкә батыр ул-кызлары белән дан тоткан. Фидакарь хезмәтләре өчен дәрәҗәле хөкүмәт бүләкләренә ия булганнары да шактый. Район авылларындагы шундый асыл затларыбызны барлау ниятеннән яңа рубрика ачып, газета битләрендә әлеге хөрмәтле шәхесләребез хакында язарга булдык. Аларның кайберләре туган авылларында тыйнак кына яшәп ята, якты дөнья белән хушлашканнары да бар.

Хезмәт батырларыбызны барлауда безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, аерым атасак, Идрис Хәмитов һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары ярдәм итәргә булды.

Исламетдин Шәйхетдин улы ШӘЙХЕТДИНОВ 1927 елда Иске Камка авылында туган. 1947 елда "Нептун" колхозында эшли башлый.

1971 елның 8 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Ленин ордены белән бүләкләнә.

Хәзер мәрхүм.

Нәфигулла Хәсиятулла улы ҖИҺАНШИН 1937 елда Иске Камка авылында туган. Хезмәт юлын 1953 елда "Энергетик" совхозында башлаган. Хезмәт стажы 44 ел. Хуҗалыкның алдынгы тракторчысы була. СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә 1976 елның 23 декабрендә III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә. Бүген Осиновода яши.

Габдрәүф Мәсәлим улы ХӘМӘТВӘЛИЕВ 1935 елда Иске Камка авылында туган. 14 яшеннән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Лаеклы ялга чыкканчы хуҗалыкта тракторчы, комбайнчы булып хезмәт итә, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешә.

1971 елның 4 маенда СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Почет билгесе ордены белән бүләкләнә.

1974 елның 2 гыйнварында СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хәзер мәрхүм.

Рәүф Зиннәт улы НИЗАМОВ 1933 елда Иске Камка авылында туган. Хезмәт юлын 1947 елда "Нептун" колхозында башлый.

1959 елның 3 ноябрендә КПСС өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советы карары белән аңа "ТАССРның иң яхшы кукуруз игүчесе" дигән мактаулы исем бирелә.

1959 елның 13 ноябрендә ТАССР Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хәзер мәрхүм.

Әсхәт Заһит улы ӘКБӘРОВ 1939 елда Иске Камка авылында туган. Хезмәт юлын 1955 елда "Энергетик" совхозында башлый. Хуҗалыкның алдынгы механизаторы була.

1976 елның 10 декабрендә СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан "1976 елның социалистик ярыш җиңүчесе" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Хәзер мәрхүм.

Әсхәт Мотыйгулла улы ГЫЙБАДУЛЛИН 1947 елда Иске Камка авылында туган. 1966 елда "Энергетик" совхозында хезмәт юлын башлый.

1988 елның 12 маенда Татарстан Югары Советы Президиумы карары белән "Татарстан АССРның атказанган механизаторы" дигән мактаулы исем бирелә.

Бүген Иске Камкада яши.

Роберт Шәрәфетдин улы ГАЛИУЛЛИН 1955 елда Иске Камка авылында туган. 1972 елда "Мир" совхозында хезмәт юлын башлый.

2013 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Бүген "Кызыл Шәрык-Агро»да токарь булып эшли.

Илсур Ирек улы ВӘЛИЕВ 1963 елда Иске Камка авылында туган. 1984 елда "Мир" совхозында механизатор булып эшли башлый.

2011 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән "Татарстанның атказанган механизаторы" дигән мактаулы исемгә лаек була.

Хәзер "Кызыл-Шәрык-Агро"да механизатор булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев