Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялган аракы сәламәтлек өчен куркыныч

2013 елның 11 аенда Татарстанда алкоголь белән агулануның 1468 очрагы теркәлде. Алдагы елда бу күрсәткеч 1071 белән чикләнгән иде:. "Алдынгылык" казанлылар кулында - 2012 елда 274 агулану очрагы булса, быел 734! Аларның 287се үлем белән төгәлләнү дә күңелне борчый (алдагы елда 284 кеше агуланып үлгән иде). Ә бит алда -...

Ни өчен кешеләр аракы эчеп агулана соң? Аракфыга бәя арту эчүчеләр санын киметергә тиеш иде бит. Әмма легаль аракы урынын бик зур күләмнәрдә легаль булмаганы ала.
Ничекме? Легаль булмаган аракы мондый юллар белән тарала:
-тиешле лицензиясе булмаган сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре аша;
-алкоголь суррогатларын (авылларда көмешкә), спиртлы сыекчаларны сату;
-республикага Казахстанда җитештерелгән аракыны китереп сату;
-ялган алкоголь продукциясе төрләре (виски, коньяк, бренди, джин, текила, шулай ук ААҖ "Татспиртпром" маркалы аракы) белән сәүдә итү;
-Интернет челтәре аша сәүдә (социаль челтәрләрдә аракыны өйгә китереп бирү турында тәкъдимнәр);
-таксистлар, шәхси машиналары белән кешеләр йөртүчеләр аркылы саттыру.
Ялган аракы алучыларны ангың бәясе түбән булуы, сатучының сыйфаты яхшы дип әйтүе кызыктыра. Шунысы аптырашта калдыра: легаль булмаган аракыны акчасыз сәрхүшләр генә түгел, урта хәлле, хәтта бай дип саналырлык кешеләр дә сатып ала! Төрле бәйрәмнәр үткәрү өчен шикле сыйфатлы аракы (бигрәк тә Казахстанныкын) алучылар да шундыйлардан.
Сыйфаты ник шиклеме? Анализлар мондый аранкының ГОСТ таләпләренә җавап бирмәвен күрсәтә. Әйтик, шул ук Казахстан коньягы матур шишәләргә тутырылган су-спирт катнашмасыннан гыйбарәт, аңа бераз буяу һәм тәмләткеч кенә өстәлгән. Спирты да виноградтан түгел, бөртектән ясалган. Коньяк түгул инде! Акчаны янга калдырам дип, кеше сәламәтлеген куркыныч астына куя булып чыга түгелме?
Сыйфатсыз ялган аракы сәүдәсенә хокук саклау органнары гына чик куеп бетерә алмый. Битараф булмаган һәркемне сатуда легаль булмаган аракы күренү фактлары турында хәбәр итәргә, аны сатып алып, кемнеңдер кесәсен калынайтырга булышмаска өндибез. Мондый фактларга юлыксагыз, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең "кайнар линия" телефонына шылтыратуыгызны сорыйбыз: 8(843)278-92-79; Чистай төбәк органы (Чистай, Нурлат, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спас районнары өчен - 8(84342)5-10-19.
Легаль булмаган, сыйфатсыз аракы белән сәүдә итүгә каршы бергәләп көрәшү генә уңай нәтиҗә бирәчәк!
Әмма кеше саулыгына зур зыян китерүче эчемлек сатучыларны ачыклау кыен. Авлыгызда ялган эчемлекләр белән сату итүчеләр булса, алар хакында түбәндәге электрон почталарга хәбәр итсәгез иде: alk.prok@tatar.ru (прокуратура), ispolkom-alkeevo@rambler.ru (район башкарма комитеты), Vayys.Dautov@tatar.ru, Fanis.Kamalov@tatar.ru, Renas.Salahov@tatar.ru, alkay@tatar.ru (Әлки муниципаль районы Советы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев