Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ун айда – 68 миллион сум

Районыбызда халыктан сөт җыюны оештыру һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм шулай булып кала. Агымдагы елның 10 аенда шәхси хуҗалыклар тарафыннан 5280 тонна сөт сатылды. Сөт тапшыручылар нәтиҗәдә 67 миллион 846 мең сум акча эшләп алды.

Бу күрсәткечләр үткән елның шушы чорындагы белән чагыштырганда 741 тоннага күбрәк. Быел халык акчаны да 20 млн. сумга күбрәк эшләп алган.
Тапшырылган сөт бер сыерга уртача 1785 килограмм туры килә. Былтыр ул 1509 килограмм тәшкил иткән.
Халыктан сөт җыю яхшы оештырылган авыллар исәбенә һаман да Салман, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Алпар, Иске Чаллы, Карга, Ташбилге, Иске Салман авыл җирлекләрен кертергә була. Аларда сөтнең тулаем җыемы ун айда 200-800 тонна тәшкил итә. Бу җирлекләрнең һәркайсында халык ел башыннан бирле 2,5 миллионнан 10 миллион сумга кадәр өстәмә акча эшләп алган дигән сүз.
Кызганыч, авыл җирлекләренең күбесендә бу эш тулы куәткә алып барылмый. Шуңа күрсәткечләр дә төрле. Бер сыер башына 1000 килограмм сөт тә җыелмаган җирлекләр дә бар. Базарлы Матак, Югары Колчурино, Түбән Кәчи, Иске Хурада авыл җирлекләрендә әнә шундый хәл.
Көзнең соңгы ае бара. Һава шартлары да сөтнең алга таба арту мөмкинлекләрен чикли. Малларны кышлатуга әзерлекнең иң җаваплы чоры хәзер. Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы ункөнлектә халыктан барысы 130 тонна сөт җыеп алынган. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда бу 11,5 тоннага күбрәк булуга карамастан, алдагы ункөнлеккә караганда җыелган сөтнең гомуми күләме 660 килограммга кимегән. Иске Матак авыл җирлегендә кимү 240 килограмм, Юхмачыда - 189, Салманда - 183, Үргәгарда - 175, Базарлы Матакта - 147 килограмм тәшкил итә.
Эзләсәң, моның сәбәбен табып була инде ул. Әмма тырышып эшләгән, сөт җыюга игътибарны киметмәгән урыннарда күрсәткечләр дә тотрыклы.
Бүген район буенча һәр сыердан көнгә 4,5 килограмм сөт сатыла. Кайбер җирлекләрдә бу күрсәткеч шактый югары, ә икенчеләрендә район күрсәткеченнән дә түбәнрәк. Әйтик, Салманда ул бер сыерга уртача 7,7, Алпарда - 7,3, Каргада 7 килограмм булса, Колчуринода нибары 1,3, Кәчидә - 3, Юхмачыда 2,9 килограмм гына.
Ә бит бар җирдә дә бер үк шартларда эшлиләр. Сөтнең сатып алу бәясе кулай, сөт тапшыручыларга субсидия дә бирелде. Димәк, урыннарда сөт сатуны оештыруга зуррак әһәмият бирергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев