Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзмәшгульләргә отышлы кредит бирелә

Татарстанда “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимын кулланучы эшмәкәрләр отышлы шартларда микрозайм ала алачак.

50 меңнән 500 меңгә кадәр займ алты процент белән бирелә. Аны Татарстан Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды гамәлгә куйган. Әлеге займны Татарстанда теркәлеп эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр рәсмиләштерә ала. Аларның  ким дигәндә алты ай үзмәшгульлек белән шөгыльләнүе зарур. Микрозаймны түләп бетергәндә эшмәкәрнең яше 65 тән олырак булмаска тиеш. Займның максималь срогы – 24 ай. Бу мәсьәлә буенча күбрәк мәгълүматны “Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм фонды” “кайнар линия”сенә (843) 524-90-90 номеры буенча шылтыратып белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X