Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Жизнь нашего района

ФАПларга да чират җитте

Районда фельдшер-акушерлык пунктлары яңарыш кичерә. Беренчел медицина ярдәме учреждениеләре төзү һәм ремонтлау буенча республика программасы кысаларында быел өч авылда - Югары Матакта, Түбән Колчурино һәм Түбән Әлкидә яңа ФАП биналары төзеләчәк. Ә Иске Матак, Татар Борнае, Югары Әлморза, Түбән Кәчи, Түбән Биктимер, Төгәлбәй һәм Югары Әлки авылларындагы ФАПларга исә капиталь...

Модульле яңа ФАПлар августта инде төзелә башлый. Түбән Әлкидә ФАП бинасы 83 квадрат метр зурлыкта булачак. Югары Матакта - 44, Түбән Колчуринода 62,5 квадрат метрлы ФАПлар сафка басар.

Модульле ФАП биналарын республиканың Азнакай "Нефтемаш" заводы җитештерә. Алар бинаны үзләре үк торгызып, файдалануга да тапшыралар. ФАПлар өчен җир участоклары бүлеп бирү, аларны рәсмиләштерү, шулай ук газ, электр, су, канализация үткәрү мәсьәләләрен район үз өстенә ала.

Модульле ФАПларның үз җиһазлары да булачак. Медикаментлар саклау өчен махсус шкафлар, суыткычлар, өстәл-урындыклар һәм башка кирәкле җиһазлар булдыру каралган. Киләсе елларда яңа ФАП биналарын Урта Әлки, Иске Чаллы, Кошки, Хлебодаровка, Иске Хурада, Иске Тахтала авылларында төзү планлаштырыла.

Алда әйтелгәнчә, быел шул ук программа нигезендә җиде авылда ФАП биналары ремонтлана. Төзекләндерү алып барылучы Югары Әлки фельдшер-акушерлык пунктында без дә булып кайттык. ФАП мөдире, яшь белгеч Радик Гыйльфанов белән бинадагы яңа үзгәрешләрне карап йөрибез.

-Менә монда стена ишелеп килә иде. Төзүчеләр аны сүтеп, яңабаштан өйделәр. Тәрәзәләр черегән, бер дә җылы тотмый иде, хәзер менә алар пластикка алыштырылды,-ди Радик.

Әхмәт авылы егете Радик Гыйльфанов биредә Чистай медицина училищесын тәмамлагач эшли башлаган. Бергә белем алган хатыны Резидә Мулланур Вахитов авылында фельдшер булып эшләгән, әлегә бала белән декрет ялында икән. Радик яшьләр программасы буенча өй салып авылда төпләнергә ниятләре булуы, хәзер программага керү өчен кирәкле документлар җыюлары хакында да әйтте.

Фельдшер-акушерлык пунктларында капиталь ремонт эшләрен "Строитель и К" оешмасы башкара. Югары Әлки ФАПында бүген Олег Аксенов бригадасы эшли. Бинаның нигез ныгытмалары (отмостка) нык итеп ясалган, идәнгә яңа линолеум җәяләр, буяу, бизәү эшләре белән шөгыльләнәләр. Төзекләндерелгән фельдшер-акушерлык пунктында эш шартлары яхшырыр, халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты күтәрелер, билгеле.

ФАП биналарын ремонтлауга республикадан бары 700 мең сум акча бирү каралган. Бу һәр бинага 100 мең сум дигән сүз. Әмма әлеге медицина корылмалары бик нык таушалган. Искегә тисәң исең китәр, дип юкка әйтмиләр шул. Бина түбәсендәге шиферны калайга алыштыра башласаң, бөтен бәпкәләре, такталары черегәнлеге билгеле була. Шулай итеп, ФАПларның түбәләрен тулысынча диярлек сүтеп, яңабаштан җыярга туры килә.

Ремонт эшләре белән прораб Фаяз Билалов җитәкчелек итә. Ул инде һәр бина өчен алда каралганнан күпме артыграк акча чыкканын яхшы аңлый. Әмма "Строитель и К" төзүчеләре эшләрен ярты юлда ташлый торганнардан түгел, эшне сыйфатлы, җиренә җиткереп башкарып киләләр. Күп төзелешләрдә сыналган Әнвәр Гатин, Евгения Умнова һәм Олег Аксенов бригадалары авылларыбыздагы фельдшер-акушерлык пунктлары биналарын халыкка озак еллар хезмәт итәрлек итеп ремонтлап, хуҗаларына тапшырырлар дип ышанырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Респу ликанская программа в действии