Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Жизнь нашего района

Яңа Салман мәктәбе танымаслык яңара

1 сентябрьдә районның ике урта гомумбелем мәктәбе укучыларын төзекләнгән, яңарган хәлдә - капиталь ремонттан соң каршы алачак.

Утыз ел һәм аннан да элегрәк салынган мәктәп биналары Татарстан Президенты башлангычы белән кабул ителгән программа нигезендә ремонтлана. Әлеге программага быел Базарлы Матак һәм Яңа Салман урта мәктәпләре кертелде. Базарлы Матак мәктәбендәге ремонт эшләре турында без алдагы саннарның берсендә язып чыккан идек инде. Бүгенге сәфәребез Яңа Салман мәктәбенә.

Яңа Салман мәктәбе бинасы 240 укучыга исәпләнгән. Биредә бу уку елында 93 бала белем алыр дип күздә тотыла. Әмма бу сан үсү ягына үзгәрергә дә мөмкин. Яңа Салман гомумбелем мәктәбенә тагын берничә авыл балаларын йөртеп укыту мәсьәләсе карала.

Ике катлы мәктәп бинасы 1977-1978 уку елларында, яңа ел алдыннан файдалануга тапшырылган булган. Районда заманында бу спорт залы, иркен класс-коридорлары, ашханәсе булган икенче типовой мәктәп була. Әмма еллар үзенекен итә, бина шактый туза, таушала. Аннан бүген балаларга белем бирү шартлары да бөтенләй үзгәрде. Кыскасы, Яңа Салман мәктәбе капиталь ремонт буенча республика программасына бик вакытлы эләкте. Ремонт эшләренә 11 миллион сумнан артык акча каралган иде. Бу средстволар берничә этапка бүлеп бирелә. Бүген инде программа буенча каралган эшләр төгәлләнүгә таба бара.

Ремонтны районда үзен сыйфатлы эшләре белән таныткан (Түбән Әлки башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасы бинасы ремонты, Әхмәт фельдшер-акушерлык пункты бинасы төзелеше һ.б) "Шаһимәрдәнов" индивидуаль предприятиесе башкара.

Биредә берничә бригада эшли. Тәрәзәләр кую, плитәләр ябыштыру, буяу-бизәү эшләре буенча икешәр бригада хезмәт куя. Шулай ук электрүткәргечләрне алыштыру, җылылык системасын ясау, ишекләр кую эшләре алып барыла.

Мәгариф идарәсе үтенече буенча районның берничә мәктәбеннән ярдәмгә дә килгәннәр. Алар төяү-бушату, тротуар ясау өчен ком, вак таш җәю кебек эшләргә җәлеп ителгән.

Бинаның эчендә инде ремонтның байтагы башкарылган. Мәктәп директоры Альберт Мәхмүтов һәм Яңа Салман авыл җирлеге башлыгы, ремонт эшләрен оештыру мәсьәләләрендә нык ярдәм итүче Наил Шәрапов белән бинаның ике катын да әйләнеп чыктык, башкарылган эш белән таныштык, төзүче-ремонтчы егетләр белән сөйләштек.

Мәктәп бинасының шифер түбәсе тулысы белән профнастилга алыштырып ябылган. 93 тәрәзә дә пластикка алыштырылган. Пластик тәрәзәләр өч кат пыялалы, барлык стандартларга, таләпләргә туры килә. Икенче катта берничә бүлмәнең тәрәзә кырыйлары да эшләнгән. Бик матур килеп чыга икән. Тәрәзә кырыйларын буяп торасы да булмый, алар пленка белән капланган.

Бинада җылылык системасы тулысы белән алыштырылган. Өч урында бәдрәф, юыну бүлмәләре ясалган, моңа кадәр бит болар бөтенләй булмаган. Тышта ике зур канализация базы булдырылган.

Берничә класс бүлмәсендә инде стеналар буялган, түшәмнәр ясалган. Зур-зур коридорларга, ашханә ягына агач идәннәр урынына керамик плитә җәелгән. Ике катта да озын коридорлардан үткәндә: "Күпме керамплитә киткән бит монда",-дип гаҗәпләнгән идем. Наил Имамович:

-Плитә җәйгәнче икенче катка чиләкләр белән унике «КамАЗ» әрҗәсе ком ташыдык әле,-дип тә өстәде.

Инде менә тигез, шома плитәләргә басып бүлмәләрне карап йөрибез. Спорт залында да ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Биредә идән черегән, шуңа зал бик файдаланылмаган да булган. Хәзер монда яңа тәрәзәләр куелган, стена-түшәмнәр ясалган. Төзүчеләр яңа араталар салып нарат тактадан идән җәяләр.

Ә бит программа нигезендә бинаның түбәсен ябу, тәрәзәләрен, ишекләрен алыштыру, коммуналь челтәрләрне, электрүткәргечләрне яңарту кебек эшләр финанслана. Монда исә, болардан тыш, идәннәрне яңадан җәю, түбә һәм стеналарны буяу, бинаны сайдинг белән тышлау, тротуарлар ясау эшләре дә алып барыла. Бу өстәмә чыгымнарны район үз җилкәсенә алган дигән сүз. Билгеле, беренче мөрәҗәгать итү белән ярдәмгә килгән оешмаларга, эшмәкәрләргә рәхмәт. Әйтик, "Салман" дуңгызчылык комплексы, Алексеевск юл төзү оешмасы, "Кызыл Шәрык-Агро" шактый булышканнар.

Мәктәпкә Президент программасы буенча бирелгән акчага ремонтны 15 августка төгәлләү бурычы куелган. Төзүчеләр бу графикка сыеша. Чөнки монда программа буенча каралган эшләрдән эчке һәм тышкы ишекләрне куясы һәм берникадәр электр хезмәтләре генә калып бара. Өстәмә башкарыла торган эшләрне исә яңа уку елы башланганчы төгәлләү күздә тотыла.

Котельняда да кызу эш бара. Монда түшәм алыштырыла, стеналар ясала һәм вакуум системасы белән эшли торган яңа җылыту җиһазлары монтажлана.

Бер сүз белән әйткәндә, Яңа Салман мәктәбе яңа уку елын танымаслык яңарып, матурланып каршыларга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президентская программа