Әлки районы: балалар бакчасы өчен түләүләр 118-119 сумга арта

06.01.2018 12:35 | Яңалыклар Печать

 Әлки районы: балалар бакчасы өчен түләүләр 118-119 сумга арта

 

Район башкарма комитетының узган елның 5 декабрендә кабул ителгән 495нче санлы карары белән балалар бакчаларына бәяләр уртача 118-119 сумга арттырылды.

1 гыйнвардан балаларын 9 сәгатьлек режим белән эшләүче бакчаларга йөртүчеләр (болар – авыл балалар бакчалары) аена 3069 сум түләячәкләр. Базарлы Матактагы 10,5 сәгать эшләүче бакчаларда түләү баланың яшенә карап билгеләнә: 1-3 яшьтәгеләр өчен 2969 сум, 3-7 яшьтәгеләр өчен 3090 сум акча түләргә кирәк булачак.

Түләүләр арткач, компенсация күләме дә үсәчәк.

 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике