Салават турында 20 кызыклы ФАКТ

11.01.2018 14:56 | Яңалыклар Печать

Салават турында 20 кызыклы ФАКТ

Кичә Салаватның туган көне иде. "Кешенең нинди популяр икәнлеген белергә теләсәң, аның социаль челтәрдәге аккаунтын кара", – дигән гыйбарә телгә кереп бара хәзер. шәһри казан

Салаватны кем генә котламаган да, кем генә аның белән төшкән фотосын үз битенә элмәгән?! Татар халкының яраткан җырчысының туган көне уңаеннан уздырылган концерт да аншлаг белән үтте. 
Салават Салават инде ул, аны алмаштырырлык башка берәү тумаган.  Аның турындагы кайбер кызыклы фактларны сезнең белән дә бүлешергә булдык.


1.Салаватны әнисе кыз туар дип көткән.

2.Җырчының балачак хыялы – үз зоопаркын булдыру. Хыялы тормышка ашкан.

3.Мәктәпне тик “5”ле билгеләренә тәмамлый.

4.Салаватның беренче укытучысы – хатыны Ләйсәннең әнисе.

5.Тәүге эш урыны – Аксәет авылы клубы. 1981-1989нчы елларда биредә мөдир булып эшли.

6.1979-1981нче елларда Армия сафларында хезмәт итә.

7.1989нчы елдан бирле сольный концертлар куя.

8. “Инстаграм” социаль челтәрендә теркәлүенә 1 ел. Бүгенге көнгә 77200 язылучысы бар.

9.Төркиядә диңгез янында кечкенә фатиры бар.

10.Кумиры – Илһам Шакиров.

11.“Салават” театрын төзер алдыннан, Алла Пугачеваның җыр театрын өйрәнгән. “Күп әйберне аннан күчереп алдым” – ди ул.

12.Их яхшы ялы – мунча.

13.Йортының төп атрибуты – баян.

14.Җырчы – ябалак: иртәнге биштә генә йоклап китә ала.

15.Яраткан ризыгы – хатыны пешергән кыстыбый.

16.Хатыны Ләйсән 9 яшькә кечерәк.

17.Кызы Алина Голливудта укыган, Николас Кейдж классын тәмамлаган.

18.Тәтешле районындагы Иске Кайпан авылының урта мәктәбе Салават Фәтхетдинов исемен йөртә.

19.Салават исеме Казанның Бауман урамындагы “Йолдызлар аллеясы”нда урын алган.

20.Автомобиле – джип “Mercedes”. Өч машина йөртүчесе бар.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике