Әлки районының Юхмачы мәктәбендә Халыкара “рәхмәт” көнен билгеләп үттеләр. ФОТО

12.01.2018 12:45 | Яңалыклар Печать

Әлки районының Юхмачы мәктәбендә Халыкара “рәхмәт” көнен билгеләп үттеләр. ФОТО

 

11 гыйнварны һич арттырусыз елның иң  “әдәпле” датасы дип атарга була. 

Ул бөтен дөньяда “рәхмәт” көне буларак билгеләп үтелә. Юхмачы мәктәбенең 150 дән артык укучысы бер-беренә, укытучыларына, мәктәп хезмәткәрләренә, әти-әниләренә “рәхмәт!” әйттеләр. Балаларга укырга, шәхес буларак үсәргә, яратырга, хөрмәт итәргә, елмаерга һ.б. мөмкинлек тудырган өчен рәхмәт! Укучылар шулай ук бу күркәм бәйрәм уңаеннан “Рәхмәт агачы” ясадылар.

 

 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике