Әлки районы: халыктан җыела торган сөткә бәя ник кимеде?

11.01.2018 09:53 | Көн темасы Принтерга

Әлки районы: халыктан җыела торган сөткә бәя ник кимеде?

Соңгы айларда редакциягә сөт кабул итү бәяләренең кискен төшүенә зар белдереп мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде.

 Шул борчулы мәсьәләне күтәргән хатлар да килә, телефоннан шалтыратулар да әледән-әле кабатлана. Әлеге проблемага ачыклык кертү өчен без  халыктан җыелган сөтне кабул итүче пункт җитәкчесе эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка мөрәҗәгать иттек.

–Дамир Әсхәтович, халык тапшыра торган сөткә бәянең капыл төшүен сез ничек аңлатасыз?

–Сөткә кинәт сорау кимеде. Аны эшкәртүче заводлар табигый чималдан түгел, ә коры сөттән продукция җитештерүгә күчтеләр. Порошоктан ясалган сөтнең литры 13 сумга гына төшә. Билгеле, андый арзан чималдан җитештерелгән продукция – катык, кефир, йогырт һәм башкалар – очсызрак килеп чыга. Андый товар тизрәк сатыла да.

–Ә хәзер сөтне халыктан нинди бәягә аласыз?

–Әлегә безнең пунктка сөт җыючылар әйбәт сыйфатлы продукцияне 17 сум 50 тиеннән тапшыралар. Алар инде халык белән исәп-хисап ясаганда үз чыгымнары, хезмәт хакы өчен бу бәядән уртача 2 сумны алып калалар. Без исә Арча сөт заводына продукцияне 19 сумнан тапшырабыз. Сөт кабул итү пунктының да электр энергиясе, юл, лаборатория эше, хезмәт хакы белән бәйле чыгымнары бар. Шуңа без халыктан сөтне әлеге бәядән дә югарырак хакка кабул итә алмыйбыз.

–Бу хәл озак дәвам итәрме икән? Сөткә бәя кайчан арта төшәр соң?

–Моңа төгәл җавап бирүе кыен. Узган ел без бу чорда сөтнең килограммын 23-25 сумнан кабул иткән идек. Ул вакытта халык та канәгать булды, сөт тапшыручылар артты, сыерлар саны ишәйде. Былтыр без гыйнвар аенда көнгә 60-70 тонна сөт җыеп заводларга озата идек. Хәзер исә ул 40 тоннага калды.

Җыелган сөтне кая куярга белмичә, республиканың кайбер районнарында халыктан сөт кабул итүне бөтенләй туктаттылар. Безгә дә авыл кешеләре сөт бәяләре буенча  еш мөрәҗәгать итә. Әмма, алдарак әйткәнемчә, табигый сөткә базарда сорау бөтенләй юк диярлек. Без бернинди чара күрә алмыйбыз.

–Коры сөт бит элек тә бар иде. Әмма табигый продукциягә сорау һәрчак булды...

–Элек сөт эшкәртү заводларына коры сөттән продукция җитештерү буенча чикләүләр бар иде. Хәзер андый чикләүләр юк. Шуңа читтән, бигрәк тә Белоруссиядән, бик күп коры сөт кертелә илгә. Әле без тора-бара сөткә бәя тагын да кимергә мөмкин дип тә куркабыз. Билгеле, хөкүмәт тә бу турыда борчыла. Сөт хакларын көйләү буенча җитәкчелек тарафыннан җитди чаралар күрелер дип ышаныйк.

 

 

 

 


Азат Низамиев әзерләде.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту