Базарлы Матакта гомер итүче хөрмәтле һәм кадерле кешебез, тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Галләмов Рафик Мөктәсим улы 5 июньдә 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Кадерлебез! Синең үтелгән гомер юлың бик матур, күпләр сокланырлык, күпләргә үрнәк булырлык. Гомерең буе җаваплы постларда эшләп, намуслы һәм ихтирамлы булдың. Бүген дә авыр, җаваплы вазыйфада хезмәт куясың. Яшьләргә остаз булып торасың. Кешеләргә карата да син шулкадәр ачык күңелле, ярдәмчел. Безне, гаиләңне, туганнарыңны хөрмәтләп, кадерләп, ярдәм итеп яшисең. Син безнең ышанычлы терәгебез дә, тормышның кырыс җилләреннән саклап, ышыклап яшәүче таянычыбыз да. Синдәй булдыклы, әйбәт, йомшак күңелле, бөтен йөрәге белән ярата белүче әтиебез, дәү әтиебез булу - зур бәхетебез. Иң олы теләгебез - исән-сау бул, озын гомерле бул, кадерлебез. Гел шундый киң күңелле, нык ихтыярлы, оптимист рухлы, кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел булып кал. Алга таба да тигезлектә һәм бәхеттә кадерле әти, дәү әти булып, гомер итәргә язсын. Сиңа барысы өчен дә зур рәхмәт. Без сине бик яратабыз, синең белән горурланабыз.
Күп тә түгел, аз да түгел - чын юбилей!
Гомереңнең бер күңелле бәйрәме бу.
Адымнарың кыю, күңелең шат,
Ирешелгән уңышларың бәйләме бу.
Якты, ихлас теләкләр белән тормыш иптәшең Тәскирә, балаларың Рамил-Гүзәлия, Радик, оныкларың Лиана, Ленара, Рамазан.
Нет комментариев