Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
Поздравления

Киленебез Шакирҗанова Гөлнара Азат кызының бүген 35 яшьлек юбилее

12 июня 2017, 05:46

862

0

0

Киленебез Шакирҗанова Гөлнара Азат кызының бүген 35 яшьлек юбилее

Гөлнарабыз искиткеч әйбәт, киң күңелле, туган җанлы, олы йөрәкле ул. Аны һич кенә дә килен дип әйтеп булмый, ул кызыбыз кебек. Без әти-әниләрен, ике як туганнарны да яратып, хөрмәт итеп яши. Гаиләсе, балалары өчен өзелеп тора, бик уңган, булдыклы, тырыш безнең Гөлнарабыз. Аның белән аралашу җанга тынычлык, күңелгә рәхәтлек бирә.
Кадерлебез! Сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Гаилә бәхете, улыбыз Ришат белән тигезлектә, үзегез төзегән шул матур тормышыгызның рәхәтен күреп, шатлык тулы өегезнең яме булган улыгызны һәм кызыгызны исән-сау үстерүегезне, җан тынычлыгы белән бер-берегезне кадерләп, яратып яшәвегезне телибез.
Кояш көлсен, җәйләр сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен.
Җәйләр белән бергә бәхет килсен,
Гел шатлыклы гомер кичер син.
Изге теләкләр белән әти-әниең Рифкать-Заря, туганнарың Ринас-Гөлназ, Зөлфәт-Альбина һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев