Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
Поздравления

Дәү әниебез Галимова Хәйрия Сәетгәрәй кызының 90 яшьлек олуг юбилее

14 января 2018, 05:08

911

0

0

Дәү әниебез Галимова Хәйрия Сәетгәрәй кызының 90 яшьлек олуг юбилее

Дистәләрне дистәләргә кушып, гомер йомгакларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши ул безнең әниебез. Безне дә үзе кебек итагатьле, сабыр һәм түзем булырга, бүтәннәрнең, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстерде. Бүгенге көндә дә әниебез безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, туган йортыбыз учагын сүндермичә саклаучы, иң изге, иң газиз кешебез. Әнкәй, ак яулыгыңны бәйләп, изге догалар укып безне каршы алып, озатып калып тагын күп еллар яшә әле. Без балаларың, оныкларың сиңа Ходайдан саулык, озын гомер сорыйбыз. Туар таңнарың якты, имин булсын. Алга таба да өебезнең нуры, тормышыбыз яме булып, кадер-хөрмәттә гомер кичерсәң иде. Без сине бик яратабыз.

Ашкынып, сагынып кайтабыз без,

Туып-үскән йортка, ояга.

Күңелебез тулы шатлык була

Әниебез бар дип дөньяда.

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

Кунагы бул якты дөньяның.

Озак яшә, утын сүндермичә

Балаларың үскән ояның.

Изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев