Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

26 апрельдә районыбызда "Бердәм Россия" сәяси партиясе көне үтәчәк

26 апрельдә районыбызда "Бердәм Россия" сәяси партиясе көне үтәчәк. Бу көнне әлкилеләрне мөһим һәм кызыклы очрашулар көтә, районга дәрәҗәле кунаклар да киләчәк һәм төрле чараларда да катнашачак. "Бердәм Россия" нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айсылу Садретдинова әйтүенчә, "Колос" кинотеатрында партиянең төбәк башкарма комитеты вәкилләре белән киңәшмә үткәреләчәк. Анда "Бердәм Россиянең" төбәк...

26 апрельдә районыбызда "Бердәм Россия" сәяси партиясе көне үтәчәк. Бу көнне әлкилеләрне мөһим һәм кызыклы очрашулар көтә, районга дәрәҗәле кунаклар да киләчәк һәм төрле чараларда да катнашачак.
"Бердәм Россия" нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айсылу Садретдинова әйтүенчә, "Колос" кинотеатрында партиянең төбәк башкарма комитеты вәкилләре белән киңәшмә үткәреләчәк. Анда "Бердәм Россиянең" төбәк бүлекчәсе секретаре урынбасары Римма Ратникова, башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, район җитәкчеләре катнашачак. Ә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партия активы - "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе башлангыч секретарьләре, партия активистлары, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләшәчәк. Бу очрашуда шулай ук Римма Ратникова, Андрей Кондратьев, ТР Дәүләт Советы депутаты, партия яклыларның Татарстан төбәк иҗтимагый фонды президенты Геннадий Глушков, ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов булачак.
Җәмәгать оешмалары советлары әгъзаларын Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов, Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Марсель Имамов, медик-социаль экспертизасы баш бюросының эксперт эше буенча җитәкчесе урынбасары Ольга Пузанова белән очрашу көтә. Мәгариф хезмәткәрләре Хурада авылына барып, ТР Дәүләт Советы депутаты, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина белән әңгәмә корачаклар.
Район мәдәният йортында "Политзавод-2014" яшьләр форумы үткәреләчәк, алда Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин катнаша. Авыл хуҗалыгы, фермер хуҗалыклары хезмәткәрләре үз сорауларын РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка һәм авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Николай Титовка бирә алачак. Бу очрашу Карга авылында үтәчәк. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Хәйруллин район администрациясенең өченче катында халыкны кабул итәчәк.
Республика медицина учреждениеләре белгечләре дә киләчәк ул көнне һәм Юхмачыда кабул итәчәкләр. Үз табибларыбыз Түбән Колчуринога барачак. Ә "Алинә" спорт залында "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе призына спортның хәрби төрләре буенча ярышлар үтәчәк. Кунаклар шулай ук Ташбилгедә модульле ФАП ны, Базарлы Матакта "Салават күпере" балалар бакчасын, район үзәк хастаханәсен караячаклар. Ә Балалар иҗаты йортында 13.30 да барлык килгән кунаклар халык белән очрашачак. Теләгән һәркем бу көнне тормышыбызның төрле өлкәләренә кагылышлы сорауларына җавап таба алачак.
… Ә менә мәдәният хезмәткәрләре өчен мондый очрашу инде үтте дә. ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина тармакка кагылышлы яңалыклар, Мәдәният елына планлаштырылган чаралар турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде.

фото 73anticrizis.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев